Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов санитайзерларны тикшерергә кушты

Республика кибетләрендә контрафакт антисептиклар очрый.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан кибетләре киштәләрендә сыйфатсыз антисептиклар очрый, аларда глицерин күләме 70 процентка кадәр җитә. Шуңа күрә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сәүдә челтәрләрен тикшерергә һәм санитайзерларның сыйфатын бәяләргә тиеш. Бу турыда Татарстан Президенты эшмәкәрләр белән очрашуда хәбәр итте.

«Кызганычка, контрафакт антисептиклар күп. Күптән түгел миңа, анализ ясаганнан соң, анда 70 процент глицерин булуын әйттеләр. Кешеләр сатып ала һәм үзләрен сакланган дип өметләнә. Ә чынлыкта алданалар. Барлык сәүдә рәтләрен тикшереп чыгарга кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Миңнеханов республика прокурорына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә антисептикларның сыйфатын тикшерергә рөхсәт бирүен сорады.

Бүген Татарстан Президенты республика бизнесменнарының сорауларына җавап бирә һәм пандемия шартларында эш алып бару буенча фикер алыша.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: Татар-информ/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев