Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Минем күп милләтле Татарстаным»

24 май көнне балалар китапханәсендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 1нче мәктәпнең 3 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Котяшова С. Г.) «Минем күп милләтле Татарстаным» исемле виртуаль сәяхәт үткәрелде.

(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары", Людмила Әхмәдуллина, автор фотосы). 24 май көнне балалар китапханәсендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 1нче мәктәпнең 3 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Котяшова С. Г.) «Минем күп милләтле Татарстаным» исемле виртуаль сәяхәт үткәрелде.

Интерактив формада балаларны Татар Автономияле Республикасының барлыкка килү тарихы, Татарстанда яшәүче милләтләр, мәдәни һәм тарихи мирас белән таныштырдылар.

1нче мәктәпнең 5 «А» сыйныфы укучылары милли костюмнарга киенгән рус, татар, чуаш һәм мордва милләтләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар «Ау», «Балык тоту»,  «Аю өнендә»  дигән милли уеннар уйнадылар.

Соңыннан балалар «Татарстан һәм Казан буенча экскурсияләр» видеоролигын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев