Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, баланың эче имгәнгән.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында Сабан туе вакытында бер малай өстенә бүрәнә ауган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
"Зур бүрәнә аскуймадан кисәк кенә ычкынып, бала өстенә төшкән. Ул баланың башына һәм умырткалыгына бәргән дип фаразлана", диелгән бу хәбәрдә.
Бу урынга полиция һәм табиблар килгән.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187808/
Нет комментариев