Тәтеш районының «Мирас» фольклор ансамбле (җитәкчеләре: Рима Сафиуллова һәм Рөстәм Әхмәдуллин) Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районында берьюлы ике мөһим мәдәни вакыйгада катнашты.
Коллектив «Бистә шәле» IV Республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә һәм «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.
Конкурс йомгаклары буенча ансамбль жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм ике фестивальдә дә лауреат исеменә лаек булды.
Фотоларны «Мирас» ансамбле тәкъдим итте
Нет комментариев