“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”
Балалар китапханәсендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе кысаларында тантаналы чара узды.
(Тәтеш, 16 август, "Тәтеш таңнары"). Булачак беренче сыйныфлар өчен бәйрәм мавыктыргыч һәм кызыклы булды: йорт иясе Кузя уен төрендә танып белү викториналары һәм бәйгеләр уздырды, анда балалар бик теләп катнашты. Оештыру эшләре бүлеге мөдире, районның мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Гүзәл Ибраһимова балаларны тормышларында яңа этап башлану белән тәбрикләде, аларга укуларында уңышлар теләде һәм ун булачак мәктәп укучысына – әти-әниләре мәдәният өлкәсендә эшләгән балаларга портфельләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев