Олы Шәмәк башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 11 сабый тәрбияләнә.
(Тәтеш, 23 октябрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, автор фотосы ). “Безгә йөрүче алты бала киләсе елга беренче сыйныфка барачак, – ди тәрбияче Алевтина Числова. – Әзерлек төркемендәге балалар 1 сентябрь бәйрәмендә мәктәптә экскурсиядә булды, аларга бик ошады”.
Алты яшьлек сабыйлар мәктәпкә әзерлекле булыр өчен, барлык биремнәрне җентекләп эшләргә тырыша. Хәтта биш яшьлек Майя да аның иң яраткан фәне математика булуын яшерми, ә аның олырак ахирәтләре үзләренең белемнәрен күрсәтеп, күмәкләшеп саный һәм хәрефләрне әйтеп күрсәттеләр. Кече тәрбияче Надежда Туганова уртаклашканча, сабыйлар хәрәкәтчән, аларга спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү ошый икән: җәйге айларда йөгерәләр, кышын чаңгыда йөриләр. Педагоглар тәрбияләнүчеләренең туган телне белүләрен, татарчаны да өйрәнүләрен билгеләп үттеләр, шулай булгач милли бәйрәмнәрдә шигырьләр һәм җырлар төрле телләрдә яңгырый. Мәктәпкә барлыгы җиде укучы йөри, уку йорты хезмәткәрләре һәм балалар авылдагы барлык чараларда, бәйрәмнәрдә актив катнаша. “Сабыйлар һәм мәктәп укучылары бер-берләре белән тату, бездә иҗади номерлар бик яхшы килеп чыга”, – ди мәктәп-балалар бакчасы директоры Ольга Афанасьева.
Нет комментариев