Мәктәпләрдә инновацияләрсез булмый
Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбе базасында педагогия хезмәткәрләренең “Фән, мәгариф, инновацияләр: актуаль мәсьәләләр һәм заманча аспектлар” темасына төбәкара конференция булып узды.
(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина) Катнашучыларны район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов, Чувашия педагогия университетының фән һәм инновация эшләре буенча проректоры Игорь Кожанов сәламләде.
Пленар утырышта педагоглар хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсен уртаклаштылар. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, инновацион технологияләр кертеп кенә, заманча укыту чараларының, укытучы һөнәренең абруен, алдынгы тәҗрибәне ачыклауның һәм киң җәелдерүнең, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкин.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Дарья Ромашкина районда мәгариф системасы үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.
– Бүгенге көндә безнең районда сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: уку программалары камилләштерелә, заманча мәгълүмати технологияләр кертелә, матди-техник база яхшыра, – дип билгеләп үтте ул үзенең докладында. – Милли мәгарифкә зур игътибар бүлеп бирелә.
Районда милли мәктәпләр челтәре сакланып калган: 7сендә – укыту татар телендә алып барыла; 8ендә туган тел фәне кысаларында чуваш телен өйрәнү белән белем бирелә, шул исәптән яңа уку елы башыннан Тәтештәге 1нче урта мәктәптә 1нче сыйныфтан чуваш теле өйрәтелә; бер мәктәптә туган тел фәне кысаларында мордва теле өйрәтелә, 11 мәктәптә – укыту рус телендә алып барыла, шуларның 3се – Тәтештә. Район мәктәпләрендә шулай ук башка милләт балалары да белем ала. 2021-2022 уку елында өстәмә белем бирү үзәге базасында чуваш халкының мәдәниятен, тарихын һәм йолаларын өйрәнү белән “Сеспел” (“Умырзая”) берләшмәсе һәм мордва халкының мәдәниятен, тарихын, йолаларын өйрәнү буенча “Тяштене” (“Йолдызчыклар”) берләшмәсе кергән Якшәмбе мәктәбенең ике бүлеге ачылды. Балаларны татар телендә укыту һәм тәрбияләү өлешен колачлауны арттыруга юнәлдерелгән чараларга зур игътибар бүлеп бирелә.
Пленар өлештән соң конференциядә катнашучылар кызыксынып мастер-класслар карадылар, секция утырышлары үткәрделәр, аннары Балыкчылык тарихы музеенда экскурсиядә булдылар.
Педагоглар конференциягә нәтиҗә ясап, аның тирән мәгънәгә ия һәм әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр. Хәзерге Россиянең мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә кертелә торган педагогик инновацияләр мәктәп укучыларында һәм студентларда ватанпәрвәрлек, гражданлык җаваплылыгы, туган якка мәхәббәт, халык традицияләренә хөрмәт тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев