Бидәңге төп гомуми белем мәктәбе хәбәр итә.
(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары"). 31 май көнне, Балаларны яклау көне бәйрәме алдыннан, мәктәптә «Күңелле стартлар» дигән спорт ярышлары узды.
Әлеге мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туп белән эстафета кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде.
"Күңелле стартлар» ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар әйләнә-тирәдә барган хәлләрне сизми дә калдылар. Катнашучылар финишка беренче булып килергә тырыштылар һәм җитезлек, төгәллек, көч, тизлек, зирәклек һәм оешканлык күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча балалар җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнлеген аңладылар. Шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, оешкан һәм җыелган, җитез һәм тапкыр булырга кирәк.
Мәктәп директоры Сәйфетдинов Р. Р. котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм балаларга файдалы ял теләде. Бәйрәм тәмле чәй һәм коймак белән, һәм әлбәттә инде татлы бүләкләр белән тәмамланды. Барлык балалар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай хис алдылар.
Нет комментариев