Мобилизацияләнгән ир-егетләр янында булдылар
Узган атнада Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов өлешчә мобилизация буенча чакырылган ир-егетләребез янында булды.
(Тәтеш, 18 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Хәзерге вакытта алар Казанда хәрби өйрәнү уза.
Рәмис Хатыйп улы мобилизацияләнгән тәтешлеләр белән аралашканнан соң, аларның кәефләре яхшы, дип билгеләп үтте.
Аларның барысы да бер үк төрле кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар алганнар: җылы оекбашлар һәм перчаткалар, термокиемнәр, футболкалар, эчке киемнәр, флис балаклавалар, бәйләнгән баш киемнәре, “Баргузин” плащлары, сидушка һәм тушенкалар. Шулай ук аларга мини-горелкалар, универсаль газ баллоннары һәм мобиль телефонга зарядка җайланмалары тапшырылган.
фото: tetushi.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев