1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
Бу көн бөтен дөньядагы кешеләргә ВИЧ белән көрәштә берләшергә, ВИЧ белән яшәүчеләргә үз ярдәмнәрен күрсәтергә һәм СПИДтан үлгән кешеләрне искә алырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә һәр кеше ВИЧ-инфекция турында нәрсә белергә тиеш? Бу хакта Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-инфекционисты Равия Рәхимова сөйли:
– Иммунитет дефициты вирусы теркәлгәннән бирле 42 елдан артык вакыт узды. ВИЧ-инфекция эпидемиясе дөньяда хәзерге заманның иң җитди мәсьәләләренең берсе булып кала. ВИЧ (кешенең иммунитет дефициты вирусы) – организмның иммун системасына һөҗүм итә торган вирус. Төгәлрәге, ул кайбер иммун күзәнәкләренә тәэсир итә һәм аларны үтерә. Моның барышы никадәр озаграк һәм активрак дәвам итсә, иммунитет шулкадәр көчсезләнә – вакытлар узу белән ул хәтта гади кеше өчен куркынычсыз булган инфекцияләрне дә җиңә алмый.
Татарстанда ВИЧ-инфекция буенча эпидемиологик хәл тотрыклы булып кала бирә. Республика ВИЧ-инфекция таралу дәрәҗәсе уртача булган төбәкләргә керә. ВИЧ-инфекция күп очракта җенси юл белән йога. Сакланмаган җенси мөнәсәбәт – ВИЧ йогуның иң киң таралган юлы, ул соңгы 10 елда республика территориясендә өстенлекле урынны били. Агымдагы елда аның өлешенә 85,4 процент туры килә. Вирус зарарланган кан аркылы да күчә, барыннан да ешрак бу наркотиклар инъекциясе өчен стериль булмаган инструментлар кулланган очракта була. ВИЧ анасыннан баласына йөклелек вакытында, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгәндә күчәргә мөмкин. Мөһим аңлатма: әгәр хатын-кыз дәваланса һәм табиб күзәтүе астында торса, аның сәламәт сабый тудыру мөмкинлеге зур. Кешедә инфекция бармы яки юкмы икәнлеген тышкы кыяфәт буенча белеп булмый. ВИЧны бары тик махсус анализ-тест ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. ВИЧ-инфекцияне тулысынча дәвалап булмый, әмма хәзерге вакытта вируска каршы препаратлар бар, аларны даими куллану ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең гомерен һәм эшкә сәләтлелеген шактый озайта ала. Препаратлар СПИД үзәге табиб-инфекционисты билгеләве буенча бушлай бирелә. Чир турындагы шәхси мәгълүмат беркемгә дә күрсәтелми.
ВИЧны профилактикалау өчен:
наркотикларны тормыштан юк итәргә;
тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр алып бармаска;
шәхси гигиена әйберләрен бары тик үзеңә генә кулланырга;
татуировкаларны, пирсингларны, колак тиштерүне бары тик махсус учреждениеләрдә генә эшләргә;
ВИЧка даими рәвештә тест уздырырга.
ВИЧны көнкүреш шартларында йоктырып булмый. Төп профилактика – инфекция турында белү һәм чир йоктыру куркынычы хакында һәрчак истә тоту.
2023 елның 27 ноябреннән 5 декабренә кадәр ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан ВИЧ-инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясе үткәрелә.
Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 238-53-68 – 9.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8 (843) 238-98-54 телефоны буенча 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Нет комментариев