Сак булыгыз, караклар!
Мошенниклар мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә укытучылар кыяфәтендә шалтырата башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Аферистлар шалтыратканда электрон журналны яңарту сылтавы белән Дәүләт хезмәтләре смсы кодларын соратып алалар.
Күбрәк ышандыру өчен алар дипфейклар технологияләрен, алмаштырылган номерларны һәм реаль хезмәткәрләр мәгълүматларын кулланалар.
Исәп язуга керү мөмкинлеге алгач, алар онлайн-микрозаймнар һәм кредитлар алуга заявкалар җибәрә ала.
Нет комментариев