Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музей тормышыннан кызыклы фактлар

-----------

(Тәтеш, 6 июнь, "Тәтеш таңнары"). 

Тәтешнең туган якны өйрәнү музее, 1982 елдан ТРның Берләштерелгән дәүләт музее филиалы буларак, Баш музейның сатып алу комиссиясе фонды аша музейга әһәмиятле әйберләр сатып алу мөмкинлегенә ия була, шулай итеп актив рәвештә туп­лау эше алып барыла. 1986 елда ТАССРның атказанган табиблары Соколовлар йортыннан җиһазлар: кунак бүлмәсе гарнитуры, өстәл, шкаф, китап шкафлары, комодлар, ломбер өстәле, буфет, фортепиано; шәхси китапханә һәм башкалар сатып алына.

       1987 елда Е. И. Ходяшевалар йортыннан көнкүреш әйберләре – Ленин ордены белән бүләкләнгән Тәтеш даруханәсенең борынгы провизоры: элмә такта, имәннән ясалган аш өстәле, будуар өстәле, бизәкләп уеп ясалган комод, чикләвек агачыннан ясалган өстәл, көйле бик белән агач сандык. Рәсем сәнгате коллекция­се якташыбыз – рәссам, Киев филармониясе солисты-гитарачы И. С. Кузнецов картиналары белән тулыланган. “Район мәгарифе”, “Сәламәтлек саклау” темалары буенча күп әйберләр кергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев