Музейга бардык
РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында без Урюм авылындагы мордва халкы тарихы һәм мәдәнияте музеена бардык.
(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары”, ).РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында без Урюм авылындагы мордва халкы тарихы һәм мәдәнияте музеена бардык.
Музей директоры Тамара Михайловна Куркова безгә мордва халкының барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Без мордваларның фин-угыр халкына – ике субкультура этносына – эрзя һәм мокшага бүленүен белдек. Эрзялар һәм мокшалар үзләренең әдәби телләре, гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән аерылып торалар. Мордваларның элек-электән игенчелек, умартачылык, балык тоту, кыргый җиләк-җимеш һәм шифалы үләннәр җыю, бизәкле туку, тегү, агачны уеп эшләү белән уңышлы шөгыльләнүләре турында кызыксынып тыңладык.
Авыл өлкәннәренең, “Умарина” халык ансамбле вәкилләренең күңелле җырлары безне рухландырды. Мордваларның халык уеннары турында белдек, хәтта аларның кайберләрен рәхәтләнеп уйнадык та. Сәяхәт онытылмаслык тирән тәэсирләр калдырды.
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 6 “А” сыйныф укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев