Җәмгыять

Наркотиклар кулланган өчен административ җаваплылык бармы?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

– Табиб билгеләмәгән килеш яисә мөмкин булган яңа куркыныч психоактив матдәләр кулланмыйча гына наркотик әйберләр яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 6.9нчы маддәсе 1нче өлешендә административ җаваплылык билгеләнгән, шулай ук административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 20.20нче маддәсе 2нче өлешендә – табиб билгеләмичә генә наркотик чаралар яки психотроп матдәләр, мөмкин булган яңа куркыныч психоактив матдәләр яки җәмәгать урыннарында тилерә торган матдәләр кулланган өчен административ җаваплылык каралган. Әлеге хокук бозулар өчен 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнергә мөмкин.
Балигълык яшенә җитмәүчеләр, 16 яшькә җитүчеләр РФ Административ хокук бозулар кодексында күрсәтелгән маддәләрдә каралган хокук­ларны бозган өчен җаваплылыкка җәлеп ителергә мөмкиннәр.
Моның белән беррәттән, әгәр табиб билгеләмәгән килеш наркотик яки психоактив матдәләр куллануга бәйле рәвештә үз теләге белән дәвалану өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәндә, ул очракта закон тарафыннан гаепле затны административ җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге каралган.
Балигълык яшенә җитмәүче, 16 яшь тулмаучылар тарафыннан наркотиклар кулланылган очракта, административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 20.22нче маддәсе буенча аларның ата-аналары яки законлы вәкилләре административ җаваплылыкка тартылырга тиеш. Җәза бирү сыйфатында 1 500дән 2 мең сумга кадәр штраф салу каралган.


Нет комментариев