Наркотиклар нәрсә белән куркыныч
Барлык наркотиклар да агу, алар бөтен органнарны, бигрәк тә үзәк нерв системасын, баш миен, җенес системасын, бавыр һәм бөерне зарарлый.
(Тәтеш, 18 май, "Тәтеш таңнары"). Хәтта сәламәт кешеләр дә наркотикларны даими кулланганда иртә үлә. Наркоманнар еш кына кан аркылы бирелә торган – СПИД, гепатит авырулары белән зарарлана.
“Хисләр бушана, ярсучанлык, апатия барлыкка килә, ихтыяр көче кими, ә аерым наркотикларны кулланганда акыл зәгыйфьләнергә мөмкин”, – ди Тәтеш РҮХнең табиб – психиатр-наркологы Наталья Ляченкова. Наркоманнар еш кына дозировкадан үлә, берничә елдан соң аларны бавыр һәм бөтен организмның җимерелүе көтә. Тик күпләр моңа кадәр яши алмый һәм аллергиядән, шуңа бәйле авырулардан, әйтик, СПИД яки гепатиттан үлә. Наркотиклар кулланудан кыска вакытлы ләззәт алу өчен бәя – югалган сәламәтлек, җимерелгән хыяллар, сынган язмышлар. Ә мондый бәяне түләргә кирәкме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев