Нармонка мәктәбе укучылары чираттагы гуманитар ярдәм тапшырды
Җәмгыять

Нармонка мәктәбе укучылары чираттагы гуманитар ярдәм тапшырды

Балалар 93 окоп шәме ясадылар.

фото: vk.com/public205815033

7 февральдә «Ана йөрәге» төркеменә Нармонка мәктәбе укучыларының активы СВО зонасында булган сугышчылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм тапшырды. Аны Нармонка мәктәбе хәбәр итә.

Балалар 93 окоп шәме ясадылар. Ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылары җыйган акчага 31 кг парафин сатып алынган.

Шәмнәр белән чатырны, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкин. Окоп шәмнәре кулдан килгән материаллардан: тимер банкалардан һәм гофрокартоннан эшләнә.

Алар сугышчыларга төрле юллар белән ярдәм итәләр: хәрбиләргә рәхмәт сүзләре белән хатлар язганнар.

Аларның Игелек уты, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез.

 


Нет комментариев