НДФЛ буенча декларация компаниясе 30 июльгә кадәр озайтыла
Декларация компаниясен өч айга озайттылар.
(Тәтеш, 30 апрель, "Тәтеш таңнары"). Салым кодексы нигезендә, 2019 елда алынган табышлар турында 30 апрельгә кадәр исәп-хисап бирергә кирәк иде. Әмма катлаулы эпидемиологик хәл аркасында, шулай ук РФ Хөкүмәтенең икътисадны нык үстерүне тәэмин итү буенча чаралар кысаларында салым түләүчеләр һәм салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен, исәп-хисапларны, бухгалтерия отчетларын тапшыруны 3 айга озайту карары кабул ителде.
Хәзер декларациядә исәпләп чыгарылган салымны 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.
Салым түләүчегә, әгәр узган елда, мисалга, бик аз вакыт хуҗа булып торган күчемсез милкен сатса, якын булмаган туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алса, лотерея отса, милкен арендага бирсә һәм чит илдәге чыганаклардан табыш алса 3-НДФЛ декларациясе бирергә кирәк.
Шәхси эшкуарлар, нотариуслар, адвокатлар табышлары турында хисап тотарга тиеш. Әгәр табышны түләгән вакытта салым агенты НДФЛ тотып калмаган һәм салым тоту мөмкинлеге булмавы (шул исәптән тотып калынмаган НДФЛ суммасы турында) хакында салым органнарына хәбәр итмәгән булса, ул чакта мондый табышка мөстәкыйль рәвештә декларация ясарга кирәк. Әгәр инде салым агенты әлеге йөкләмәне үтәгән икән, бу очракта салым органы салым түләүчегә белдерү кәгазе җибәрә, шуның нигезендә 2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча НДФЛ түләргә кирәк.
Декларация тапшыруның вакыты 30 июльгә тәмамлануы салымны яңадан исәпләп кайтаруга тәэсир итми. Мондый очракларда декларацияне елның теләсә кайсы вакытында юлларга мөмкин.
3-НДФЛ декларациясен “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы ярдәмендә lkfl2.nalog.ru адресы буенча онлайн тутырырга була. Сервиста тормышта кирәкле алты хезмәтнең берсен (алдан тутырылган шаблонны)сайлап алу да җитә:
– күчемсез милекне арендага тапшырудан алган өстәмә табышларны декларацияләү;
– күчемсез милекнең мөлкәт салымын яңадан исәпләп кире кайтару (сатып алуга/төзелешкә);
– укуга социаль салымны исәпләп кире кайтару;
– дәваланган яки дарулар сатып алган өчен социаль салымны яңадан исәпләп кире кайтару;
– хәйрия чыгымнары буенча социаль салымны яңадан исәпләп кире кайтару;
– инвестицияне яңадан исәпләп кире кайтару.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев