Николай Солодовников: “Мин хезмәт иттем...”
Җәмгыять

Николай Солодовников: “Мин хезмәт иттем...”

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Николай Солодовников, хезмәт ветераны:

– Мин Тын океан флотында өч елдан артык хезмәт иттем. Без Тәтештән алтау чакырылдык, ләкин берсе дә минем янга эләкмәде. Башта Хабаровски-18дә өй­рәнү частендә ерак­лык үлчәүче-визирщикка укы­ттылар, ә аннары шу­шы ук белгечлек буенча егет­ләрне әзерләү буенча отряд командиры итеп бил­геләделәр. Минем беренче җыелма 128 кешедән торды, барысы да тырыштылар, әзерлекне уңышлы уздык. Курс программасы 7 айга сузылды, шулай итеп һәрбер тапкырында яңа алынучылар килде. Һәркем үз вазифасын белсен өчен, мин материалны төгәл итеп аңлатыр­га тырыштым, шулай ук кырыс итеп сорадым да, чөн­ки хәрби хәлләрдә операцияләрнең уңышлы чыгуы һәрбер хәрби хә­рәкәтнең төгәллегеннән тора.
Безнең коллектив дус, бердәм иде, ярты гасырдан артык үтсә дә, күбесенең исемнәрен хәтерлим. Кайберләре белән озак вакытлар хат языштым, шалтыратып сөйлә­шеп тордым. 
Миңа капитан-лейтенант исеме бирелде.  
 


Нет комментариев