25 ноябрь көнне мәктәптә Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды.
(Тәтеш, 27 ноябрь, "Тәтеш таңнары). Мәктәп залы кунаклар белән шыгрым тулы иде, алар арасында - әниләр, әбиләр, укучылар, укытучылар. Бәйрәмне алып баручы
11 сыйныф укучылары барлык кунакларны сәламләде һәм бәйрәм белән котладылар. Әниләр өчен җырлар, биюләр яңгырады.
Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар. Бәйрәм дәвамында Әниләр көненә багышланган видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырды.
Нет комментариев