Район авылларында әниләргә багышланган чаралар дәвам итә. Моны гәҗит укучыларыбызның безгә җибәргән хәбәрләре аша белеп торабыз.
(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сиринә Сәйфетдинова, автор фотосы).

“Сөендек клубына авылдагы барлык әниләрне табын әзерләп бәйрәм чәенә чакырдык. Очрашуны җирлек башлыгы Хафиз Измайлов җылы эчтәлекле матур чыгыш белән башлап җибәрде. Бакырчыдан Наилә һәм Наил Ибраһимовларның күңелле җырлары кунакка килүчеләргә матур күчтәнәч булды. Авылдашыбыз Люция Исхакова әнисен искә алып шигырь сөйләде. Бу мизгелләрдә әниләрнең хәтта күзләре яшьләнде. Минҗиан апа Гыйззәтова шулай ук шигырьләр сөйләп, чарага ямь өстәде. Ә инде әниләргә багышланган татар халык җырларын барыбыз бергәләп, күмәкләшеп башкардык”, – диде авылның мәдәният йорты директоры Люция Хәлиуллова.

Үзенчәлекле бик матур кичәдә Алабирде хатын-кызлары да рәхәтләнеп ял иткән.
“Авыл “Ак калфаклары” белән берлектә яшь үзешчәннәр куйган концерт искиткеч булды. Матур җырлар тыңлап, биюләр карап хозурланып утырдык. Өйнең яме булган әниләр хөрмәтенә оештырылган мондый чаралар һәрбарчабызга кирәк. Хезмәтне ял белән бәйләп яшибез”, – диделәр алабирделеләр.
Нет комментариев