Нинди очракта ураза бозыла һәм каза кылына?
Җәмгыять

Нинди очракта ураза бозыла һәм каза кылына?

Киләсе елга рамазан ае 1 мартта башлана. 30 мартта Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез.

Нинди очракта ураза бозыла һәм каза кылына?

Ураза бозыла һәм кеше аны яңадан башка вакытта тотарга тиешле очраклар мондый:

Әгәр ялгышып ашаса яки эчсә (онытып түгел). Мәсәлән: иртән сәхәр вакыты әле узмаган дип уйлап яисә кичтән инде кояш баеган дип белеп вакытсыз ашау-эчү.

Берәр төрле каты матдә яки кагәзь, мамык кебек ризык булмаган нәрсәләр йотса. Шулай ук авыз-борын чайкаганда ялгыш су, авызында калган борчак зурлыгы азык калдыгы йотса.

Уразаны боза — авыз тутырып косу, тәмәке тарту.

Уразасы көндез бозылса да, ул кеше уразам бозылды инде дип кичкә кадәр ашарга тиеш түгел

Нәрсә уразаны бозмый?

Сатып алачак яки пешерә торган ризыкны йотмыйча кабып карау.

Балага ризыкны чәйнәп бирү.

Кан алдыру.

Душ коену.

Укол кадату.

Уразалы икәнлеген онытып ашау-эчү, якынлык кылу.

Төкереген йоту, авызга тузан керү, ирексездән төтен сулау.

Пастасыз гына теш щеткасы белән теш чистарту. Паста белән чистарту да тыелмаган, ләкин хупланмый, чөнки ялгыш паста яки су йотылса ураза бозыла.

Казага калган ураза дип — җитди сәбәп аркасында вакытында тотылмый калган фарыз уразаны атыйлар.  Ә фарыз ураза — Рамазан аенда тотыласы ураза,  ә бу айдагы уразаны тоту барлык мөселманнар өчен дә мәҗбүри ягъни Аллаһ тарафыннан йөкләнелгән гамәл.

Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар, болары — гает бәйрәмнәре көне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә.

фото: Татар-информ


Нет комментариев