Нинди сорау өчен штраф алырга мөмкин
Җәмгыять

Нинди сорау өчен штраф алырга мөмкин

Безнең һәрберебез сатып алуларга түләгәндә еш кына кассирның: “Сезгә чек кирәкме?” дигән соравына юлыгабыз.

– Кассирларның “Сезгә касса чегы кирәкме яки юкмы?” дип ачыклык кер­теп соравы ялгышлык булып тора. Закон буенча сатучы аны сатып алучыга теләсә кайсы очракта бирергә тиеш. Кассирның һәр шундый соравына компаниягә 10 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. 54-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә исәп-хисапларны башкарганда сатучылар сатып алучыларга товарлар (эшләр, хезмәтләр) өчен түләгәндә касса чегын кәгазь төрдә бирергә яки аны сатып алучы биргән абонент номерына яисә электрон почта адресы­на электрон рәвештә җибәрергә тиеш. Моннан тыш, контроль-касса тех­никасын кулла­нучы сатып алучыга касса чегын аның кәрәзле телефон кушымтасы аркылы шәхси кабинеты яки төрле мес­сенджерла­р ярдәмендә электрон төрдә тәкъдим итә ала. Шулай итеп, әгәр сатучының чек­ларны электрон төрдә җи­бәрү мөмкинлеге бул­маса, хәтта клиент моның аңа кирәк түгеллеген хәбәр итсә дә, кәгазь касса чегы бирелә. Мондый тәртип сатып алучы исәп-хисап ясаганда дәшми калган вакытта да саклана. 

Әгәр сатып алучы са­тучыга инициативалы рә­вештә аңа касса чегы кирәкме дип хәбәр итсә, ул товарны яки кулдагы акчаны тапшыру зонасын­да формалаштырылырга, бастырылырга һәм аны ирекле алу мөмкинлеген тәэмин итеп бирелергә тиеш. Мондый чек сатучы тарафыннан бары тик ул ирекле рәвештә аннан баш тарткан сатып алучыга бирелгән шарт белән генә юк ителергә мөмкин. Чеклар бирү тәртибен бо­зу административ штраф салуга китерергә мөмкин, – дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп бару­чы белгеч-эксперты Елена Сазонова. 
 


Нет комментариев