Җәмгыять

Нәтиҗәләр сокландыра

“Р. Г. Сафиуллова” крестьян-фермерлык хуҗалыгының узган елдагы эш нәтиҗәләре турында безгә хуҗалык җитәкчесе урынбасары Евгений Савельев сөйләде.

(Тәтеш, 14 март, «Тәтеш таңнары»). “Р. Г. Сафиуллова” крестьян-фермерлык хуҗалыгының  узган елдагы эш нәтиҗәләре турында безгә хуҗалык җитәкчесе урынбасары Евгений Савельев сөйләде.

– Евгений Алексеевич, хезмәт барышын Рима Гомәровна җитәкчелегендә оста итеп оештыру, профессиональ коллективның гаять зур хезмәт нәтиҗәсе – бу югары җитештерү күрсәткечләре һәм хуҗалыкның тотрыклы үсеше. 

– Әйе, без елдан-ел үзебезнең күрсәткечләрне яхшыртабыз. Әгәр статистика күрсәткечләренә тукталсак, ул чакта авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы – 5020 гектар, шуның 4487сен сөрү җирләре били. 

Чәчү үз вакытында, яхшы итеп башкарылды, технологияләрне үтәү игеннәрдән, азык культуралары, шикәр чө­гендереннән моңа кадәр булмаган мул уңыш алырга мөмкинлек бирде. Игеннәрнең, шикәр чөгендеренең уңдырышлыгы районныкыннан югары. Мондый нәтиҗәгә игенчелекнең югары  культурасы һәм, әлбәттә инде, бөтен коллективның җаваплы, сыйфатлы эше ярдәмендә ирешелде. Нәтиҗә хезмәткәрләрнең хезмәт хакында да чагылыш таба. Игенчеләр Илдар Минкин, Ильяс Абдрахманов, Ленар Хәлиуллов,  Сергей Горшков куәтле тракторларда туфрак катламын әйләндереп кап­лау белән тирән сөрүне башкарып, бик яхшы эшләделәр. 

Минераль ашламалар кертү, кырларны эшкәртү югары уңышка ирешүдә мөһим фактор булып тора. Баш агроном Илшат Фәхретдинов һәм механизатор Сергей Платоновның уртак хезмәткә зур өлеш кертүен билгеләп үтәсе килә – җәй яңгырлы булуга карамастан, күрелгән чараларның барысы да югары дәрәҗәдә эшләнде. Чиста кырлар һәм мул уңыш моңа ачык дәлил булып тора. Игеннәрне урып-җыюда шулай ук комбайнчылар Геннадий Куприянов, Сергей Платонов, Илшат Абдуллин намуслы һәм тырышып эшләделәр. Аларга куәтле  комбайннарда агротехник таләпләрне, тизлек тәртибен үтәп игеннәрне мөмкин кадәр аз югалтулар белән җыеп алырга насыйп булды. 

Бер кырда игеннәрне контроль суктырып алу уңдырышлылыкның гектарга 70-72,5 центнер икәнлеген күрсәтте. Кырдан ашлыкны һәм шикәр чөгендерен вакытында ташып торган транспорт йөртүчеләр 2020 ел уңышына саллы өлеш керттеләр. Көзен яхшы эш башкарылды. Әгәр 2019 елда 780 гектар көзге бодай чәчелгән булса, 2020дә инде – 1200 гектар. Техник тәэмин итү мәсьәләләрен тиз арада хәл иткән инженер Илшат Абдрахмановның, шулай ук эшчеләрне сменадан алмаштырган һәм кайнар ризык китереп җиткергән автобус шоферы Инзил Гайнетдиновның да монда хезмәте зур. 

– Терлекчеләр дә елга үз нәтиҗәләрен ясады. ­Савым-артым турында нәрсә әйтерсез?

– Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 400не тәшкил итә, шулардан 180е савым сыеры. Хуҗалык сөт җитештерү буенча районда алдынгылыкны биләп тора. Боларның барысы артында да кеше, аның белеме, тәҗрибәсе, эшкә мөнәсәбәте тора. Савым бер сыерга 8469 килограмм тәшкил итә! 
Рима Фәткуллова бер сыерга 9335 килограмм сөт сауган (район буенча уртача – 5445). Сыер савучылар арасында ул тотрыклы рәвештә алдынгы урында һәм аны яңа уңышлары белән ныгыта бара. Аның кул астындагы сыерлардан тәүлеклек савым 1250 литр сөт тәшкил итә. Бер сыерга уртача алганда 30 литр­га кадәр сөт савыла (район буенча уртача – 14,6), ә рекорд­смен сөтлебикә тәүлеккә 51 литр сөт бирде. Кайгыртучанлыкны маллар менә шулай күп савым белән кайтара.  
Күп сөт һәм артым алыр өчен без яхшы сыйфатлы азыкны җитәрлек дәрәҗәдә әзерләдек. Печән тыгызлау­да, сенаж һәм силос әзерләүдә эшләүче механизатор Рафаэль Гыйсмәтовның да тырышып хезмәт куйганлыгын билгеләп үтәсе килә. Терлекчелек буенча бүлек начальнигы Рәшит Хатыйп улы Әбелханов җитәкчелегендә 1492,6 тонна сөт һәм 46,3 тонна ит сатылды. Мөгезле эре терлекләр үстерү тизлеген арттыру буенча иң яхшы күрсәткечләр Илгиз Әбелхановта һәм Тамара Илюшкинада – тәүлеклек уртача артым 1 килограммга якын. 

Быел да зур эшләр башкарасы бар. Техникалар язгы сезонга әзерләнә, күп нәрсәләр аларның төзеклегенә бәйле. Трактор паркы яңа төягеч белән яңартылды, үзйөрешле сиптергеч сатып алу мәсьәләсе хәл ителә. Ирешелгән нәтиҗәләр – чик түгел: планда – тагын да югарырак үрләр яулау.
Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе  
 


Нет комментариев