Тәтешнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Урюмдагы “Карлыгач” белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагерендә булды.
(Тәтеш, 22 август, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Районның “Ак калфаклы” шәфкать ияләренең биредә беренче тапкыр гына булулары түгел. Алар лагерьдә ял итүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның көндәлек тормышы белән кызыксынып яшиләр һәм ял итүчеләрнең күңелле көннәренә тагын да ямь өстәргә тырышалар. Бу юлы да нәкъ шулай булды.
“Беренче баруыбызда очрашкан балалар белән икенче сменада да күрешергә туры килде. Аларның кайберләре тагын килгән иде. Димәк, “Карлыгач”ны ошатканнар, безнең гүзәл табигатьле Тәтеш ягын яратып өлгергәннәр. Безне күргәч тә каршы йөгереп килеп, кочаклап ук алдылар”, – дип уртаклашты Сәлимә Арсланова.
Икенче сменага кече яшьтәгеләр җыелган. Аларның җәйге ял вакытында кайларга барулары, нинди истәлекле урыннарны күрүләре хакындагы хис-кичерешләрен безгә тәрбияче апалары ирештерде. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар концерт күрсәткәндә аларның чыгышларында туган җирне, газиз әниләрне яратуга багышланган шигъри юллар яңгырады.
“Балалар янына, әлбәттә, буш кул белән бармыйбыз. Күчтәнәчләр – җиләк-җимеш, татлы ризыклар, тәмле пироглар белән сөендердек үзләрен. Алар самими, ягымлылар, кечкенә генә игътибарга ихластан сөенә беләләр. Шуңа да алар янына гел барасы, алар өчен игелек эшлисе килеп тора”, – диде районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.
Балаларга җылы теләкләр белдереп чыгыш ясаган Асия Ибраһимова лагерь тормышының никадәрле мавыктыргыч, балаларның ялы күңелле һәм файдалы булуын билгеләп үтте.
“Без район “Ак калфак”ларына бик рәхмәтле. Берләшмә әгъзалары мөһим эш белән шөгыльләнә. Алар балаларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары хакында сөйлиләр, милли ризыклар әзерләү серләрен уртаклашалар. Бу бик әһәмиятле, чөнки без күп милләтле республикада яшибез”, – дип ассызыклады “Карлыгач” лагере начальнигы Дмитрий Пирогов.
Нет комментариев