Татарстанда өчтән алып җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кабул иттеләр.
(Тәтеш, 30 апрель, "Тәтеш таңнары"). Агымдагы елның 1 гыйнварыннан өчтән алып җиде яшькә кадәрге һәр балага 4 мең 686 сум 50 тиен күләмендә айлык түләү күчереләчәк. Ул 2019 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты күләмендә – 9 мең 373 сум тәшкил итә. Түләү бар җан башына яшәү минимумы түбән – 9 мең 450 сум һәм милек тәэминаты дәрәҗәсе “Татарстан Республикасында кешеләргә аерым социаль ярдәм турында”гы ТР кануны (№ 63-ТРЗ) нигезләмәсе белән билгеләнгән күләмнән түбән булган гаиләләргә тиеш.
Гражданнар түләү алу өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать иткән вакытта, аларга 2020 елның гыйнварыннан исәп-хисап ясалачак, ләкин балага өч яшь җиткәнчегә кадәр түгел.
Түләү алу өчен гаризаны 2020 елның 1 июненнән бердәм дәүләт порталы һәм муниципаль хезмәтләр аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.
Нет комментариев