Ни аяныч, хәзерге җәмгыятьтә “бер көнлек фирма” көндәлек төшенчә булып тора.
(Тәтеш, 2 декабрь, Тәтеш таңнары, Энҗе АЛИМОВА). Ни аяныч, хәзерге җәмгыятьтә “бер көнлек фирма” көндәлек төшенчә булып тора, алар чынлыктагы коммерция эшчәнлеген тормышка ашыру өчен түгел, ә үзләренең контрагентларының законсыз операцияләрен яшереп калу, салым түләүләреннән читләшү, законсыз рәвештә барлыкка килгән товарларны рәсмиләштерү, акчаларны “кулга алу” өчен булдырыла.
Шундый оешма төзү өчен номиналь җитәкчеләр яисә учредительләр файдаланыла, ягъни гражданнар түләү башкару өчен оешманың кирәкле теркәлү документларына имза куялар, шулай ук салым һәм башка отчет документларына. Мондый хезмәт хакына аеруча да өстәмә табышка мохтаҗ эшсез затлар һәм студентлар ризалаша.
Татарстан Республикасы буенча Россия ФСХИ искә төшерә, кайбер очракларда гражданнарның шундый гамәле административ җаваплылыкка (административ хокук бозу кодексының 14.25 маддәсе) гына түгел, шулай ук җинаять җаваплылыгына (ҖК 173.1, 173.2, 199 маддәләре) да җәлеп ителә.
“Хөрмәтле тәтешлеләр! Мондый акча эшләүгә ризалашыр алдыннан, аның нәтиҗәләре турында уйларга кирәклеген сорыйбыз. Шәхси затны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы мәгълүматлар эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар базасында саклана. Ә хөкем ителгән булуы җинаять кылган затның хокукый хәле билгеле бер чикләүләр белән бәйле, – дип хәбәр итә районның баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева. – Яшьләр! “Җиңел” акчалар эшләп алыр алдыннан, элек яхшылап уйлагыз. Стипендиягә өстәмә суммалар матур яңгырый һәм аларны алу начар түгел, әмма мондый гамәлләр сезнең киләчәгегезне җимерергә мөмкин”.
Нет комментариев