Олег Евсеев: «Газетаны ешрак кулга алыгыз»
Җәмгыять

Олег Евсеев: «Газетаны ешрак кулга алыгыз»

Укучының гәҗит турында фикере.

Олег Евсеев:
– Мин бала вакытта ук инде әти-әнием 5 – 6 төр­ле газета-жур­нал алдыр­ды, минем мән­фә­гатьлә­ремне дә оныт­мыйлар иде. Ми­ңа балалар журналы яздырдылар. Барысы да шун­нан башланды да инде. Үсмер вакытта мин яшь­ләр өчен һәм спорт юнәлешендәге матбугат басмаларын кызыксынып укыдым. Безнең хоккейчылар, фигуралы шуу­чылар һәм башкаларның казанышлары турындагы язмаларны газетадан кисеп алып сак­лый идем. Аннары әти яздырган республика һәм бөтендөнья басмаларына күз сала башладым. Өлкән сыйныфларда инде газетаны үзем өчен рәсмиләштерә идем. Газета һәм журналлар укуга мәхәббәт миндә  яшь чактан ук ныгып калды. Яшь барган саен аларның исемлеге зурайды. Танышым миңа хәзер дә әле Казаннан атна саен зур күләмле 5 – 6 нәшрият алып кайта. Зур язмаларны, аналитик материалларны укырга яратам. Газета уку кешенең дөньяга карашын киңәйтә, аның сүзлек запасын баета. Нәкъ тә уку миңа хезмәт эшчәнлегендә ярдәм итте, әңгәмәне дөрес корырга, тирә-юньдәгеләр белән аралашырга өйрәтте, дип саныйм. Мәгълүматларны Интернет аркылы алырга тырышсам да, гадәтләнә алмыйм. Дөресен әйткәндә, веб-ресурслардагы һәм социаль челтәрләрдәге язмаларда грамматик, орфографик хаталар күп китә. Газетада моңа юл куелмый, корректорлар барысын да берничә тапкыр тикшереп чыгалар. Элеккечә үк газетага өстенлек бирәм.  

Безнең район газетасына килгәндә, соңгы елларда аның кызыклырак, укучылар өчен тагын да җәлеп итүчәнрәк була баруын билгеләп үтәсе килә. Яңа рубрикалар барлыкка килде, укучылар белән элемтә җайга салынды.   

Яшь буынга газетаны кулга ешрак алырга һәм укырга киңәш итәр идем. Ышаныгыз, бу бик файдалы һәм күңелле шөгыль.
 


Нет комментариев