Без – үзебезнең ихтыяҗлар, хыяллар, теләкләр белән атлаучы яшь буын. Үзебезнең янәшәдәге әйләнә-тирәлек, туганнар һәм якыннарыбыз турында еш уйлыйбызмы икән соң?
(Тәтеш, 6 октябрь, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МӨХӘММӘТШИНА, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 10 “А” сыйныф укучысы). Матди кыйммәтләр артыннан куып, кайчакларда, бары тик берничә дистә еллар элек кенә әле какшамас булган буыннар элемтәсен, туганлык җепләрен югалтабыз.
Үзебезнең әбиләр һәм бабайларны еш искә алабызмы икән? Әйе, бәйрәмнәрдәдер, мөгаен, ә алар бит бездән күңел җылысы, аз гына булса да игътибар көтә. Аларга күчтәнәч һәм бүләкләр кирәкми, аларның безнең белән ихлас итеп сөйләшәсе, безнең ничек яшәвебезне беләсе килә.
Өлкән яшьтәге кешеләр... Әйе, чал чәчләр аларны бизи, ә зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе шулкадәрле күп ки үзләрендә, моны һичшиксез безгә дә җиткерәселәре киләдер. Шулай булгач боларны эшләргә мөмкинлек бирегез. Көндәлек барлык эш-мәшәкатьләрегезне читкә куегыз һәм алар янына барырга тырышыгыз.
Гади генә аралашудан да күңелләренең яктыруын аңларсыз, бу тормышта безгә кирәк булган тынычлык һәм иминлекне тоярсыз.
Нет комментариев