Өлкәннәр балалар өчен җаваплы
Ата-аналарга балаларын тәрбияләгәндә ут белән сак булу һәм аларны янгын чыгуны кисәтү буенча чараларны үтәргә кирәклегенә зур игътибар бүлеп бирү зарур.
(Тәтеш, 6 июнь, "Тәтеш таңнары"). Балаларның ут белән шаяруы янгыннар чыгарып кына калмыйча, шулай ук еш кына хәвеф-хәтәр белән дә тәмамлана.
“Янгыннар чыгуга еш кына барыннан да бигрәк ваемсыз ата-аналар гаепле, – дип раслый Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Алар балаларны күзәтүсез калдыра, шырпыны яшереп куймыйлар, балаларның үз-үзләрен тотышына игътибар итмиләр, ә кайвакытларда кечкенә сабыйларга яна торган мичне карап торуны йөклиләр, мөстәкыйль рәвештә электр приборларын кабызырга рөхсәт итәләр”.
Эчке хезмәтләр капитаны мисаллар китерә, ата-аналар үзләре сабыйларны шырпылар белән уйнарга җәлеп итә – алардан төрле сурәтләр ясыйлар, аның белән санарга өйрәтәләр, балалар шуннан шырпы белән уйнарга күнегәләр, аны эзлиләр, кайчакларда кесәләренә яшерәләр һәм ут белән уеннар оештыралар, бу еш кына янгын чыгу белән тәмамлана. Балалар берүзләре генә калгач, өлкәннәргә охшарга яки өлкәннәр аларга рөхсәт итмәгән нәрсәләрне эшләргә тырышалар. Әгәр фатирда янып торган мич калса, балалар бар нәрсәне читкә куеп, мичтәге ут белән уйный башлый. Җылыткыч приборларны күреп, аны кабызырга тырышалар. Моны эшләгәндә алар куркыныч янавын аңламыйлар.
Белгеч кисәтә, янгын чыгуга юл куймас өчен, ата-аналарга гади чараларны кулланырга кирәк: шырпыларны һәм ут чыгу куркынычы булган әйберләрне балаларның буе җитми торган урында сакларга, балаларга мөстәкыйль рәвештә шырпы, тәмәке һәм көнкүреш химиясе әйберләрен сатып алуны тыярга кирәк. Олылар үзләренең балалары нәрсәләр белән шөгыльләнүен даими тикшереп торырга тиеш. Кечкенә сабыйларны фатирда берүзләрен калдырырга ярамый. Һәм балаларны янгын вакытында өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга, 01 номеры буенча шалтыратырга, моның белән беррәттән үзләренең адресын әйтә белергә өйрәтегез. Балаларны саклагыз, алар өчен сез җаваплы...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев