Өлкәннәр турында кайгыртып
“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру өчен районда системалы эш үткәрелә.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары).
Тәтешнең үзәк район хастаханәсе поликлиникасында өлкән буын гражданнарны кабул итү өчен бүлмә бүлеп бирелгән, гериатрия бүлмәсенә лицензия алынган, гериатрия буенча табиб – белгечлеккә укыту һәм 2020 елның икенче кварталында бүлмәне эшләтү планлаштырыла.
Белешмә
Гериатрия медицина ярдәме – актив озын гомерне, өлкән һәм картлык яшендә тормыш сыйфатын арттыру максатында хроник инвалидлык чирләре белән интегүче пациентларга озак вакытлы медик-социаль-психологик ярдәм күрсәтү.
2019 елда 456 өлкән буын пациентлар көндезге стационар шартларында, шул исәптән өйдә стационар рәвештә медицина ярдәме алган, шулардан 75 пациент ике тапкыр көндезге стационар шартларда дәваланган.
Аз хәрәкәтләнүчеләргә һәм ерак урнашкан авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү оештырылган. Районыбызның сәламәтлек саклау учреждениеләре базасында әлеге максатлар өчен 4 мобиль табиблар бригадасы булдырылган. Анда бару план-график нигезендә тормышка ашырыла.
2019 елның сентябреннән алып 31 декабренә планда 700 кеше булганда үзәк район хастаханәсе поликлиникасына профилактик тикшерү өчен 65 яшьтән өлкән 703 авыл кешесе (100 процент) китерелгән.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге тарафыннан агымдагы елның февралендә 160 кеше махсус транспорт белән Тәтешнең үзәк район хастаханәсенә һәм Олы Шәмәктәге табиблык амбулаториясенә китерелгән. Районның медицина оешмаларына ел башыннан 30 торак пункттан 312 кеше китерелгән. Алып килү буенча ике айлык план-графигы үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев