Олы Тарханда авыл яшьләре өчен «Батырлык шагыйре» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр
Җәмгыять

Олы Тарханда авыл яшьләре өчен «Батырлык шагыйре» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр

Яшьләр герой-шагыйрьнең кыска, әмма якты тормышы, аның исеме гуманизм һәм батырлык гәүдәләнеше турында искә төшерделәр.

(Тәтеш, 17 февраль, «Тәтеш таңнары»). Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре өчен татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Батырлык шагыйре» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Аны Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә.

Яшьләр герой-шагыйрьнең кыска, әмма якты тормышы, аның исеме гуманизм һәм батырлык гәүдәләнеше турында искә төшерделәр.

Яшьләр иҗат юлы һәм аның героик рухының иң югары чагылышы Моабит төрмәсендә язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре циклы булуын белделәр, шулай ук бу шигырьләрнең күп телләргә тәрҗемә ителүе, шагыйрьнең язмышы – Ватанга тугрылык символы булуы турында әйтелде. Чара ахырында «Муса Җәлил — герой шагыйрь " дигән буклетлар таратылды.

фото: https://tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев