Җәмгыять

Олы Тарханда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк тапшырдылар

(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”).

Ел саен үткәрелә торган "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында һәм Җиңү көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Курков Евгений Гаврилович һәм Олы Тархан авылы җирлеге вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар Бөек Ватан сугышы ветераны Абдрахманова Саҗидә Шәриф кызына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан бүләк тапшырып, хезмәт ветеранына сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе һәм озын гомер теләгәннәр.


Нет комментариев