Мәктәп директоры Расих Шагаев бәйрәмдә катнашучыларны белем көне белән котлады
1 сентябрь көнне Олы Тархан урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Бу беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен иң көтелгән көн һәм алар өчен бу мизгелләр аеруча дулкынландыргыч, истә калырлык булды.
Мәктәп директоры Расих Шагаев бәйрәмдә катнашучыларны белем көне белән котлады, укучыларга һәм педагогларга уңышлар теләде. Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин җылы теләкләрен белдереп, беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев