Балалар махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә хат яздылар.
4нче февраль көнне Олы Тархан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен «Солдатка хат» дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр. Бу хакта Олы Тархан авылы мәдәният йорты хәбәр итә.
Балалар махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә хат яздылар, хәер-фатиха һәм рәхмәт сүзләре белән. Хәрби операция – авыр эш, монда солдат һәр сәгать саен үз гомерен куркыныч астына куя. Сугышчыга ял минутларында хат рәвешендә яхшы хәбәр алу шундый күңелле! Һәм аның кемнән булуы мөһим түгел, ул хәбәрдә нәрсә язылганы күпкә мөһимрәк. Әгәр анда яхшы һәм җылы сүзләр булса, солдат өчен алар бик күп нәрсәне аңлата.
фото: tetushi.tatarstan.ru/tat
Нет комментариев