Олы Тормы авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме күңелле үтте
Иртә таңнан мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә өйләр буйлап йөреп чыктылар.
(Тәтеш, 22 март, «Тәтеш таңнары»). Иртә таңнан мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучылары белән берлектә өйләр буйлап йөреп чыктылар. Хуҗалар балаларны тәм-томнар белән сыйлады. Аннан бәйрәм авыл мәдәният йорты янында башланып китте. Биредә өстәл әзерләнгән, коймак пешерелгән, тәмле ботка пешерелгән. Шулай ук Яз - Нәүрүзбикә һәм Кыш Бабай катнашында кызыклы уеннар үткәрелде. Авыл халкы җырлар тыңлады, тәмле, кайнар коймак һәм бәйрәм боткасы белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев