Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар, гаиләгә тәрбиягә алынган балалар, шулай ук үзләрен укуда, спортта, иҗатта һәм иҗтимагый тормышта күрсәтә алучылар Яңа ел тамашаларында булды.
Яңа ел – искиткеч бәйрәм, аны балалар да, өлкәннәр дә көтеп ала, бу могҗизалар һәм матур башлангычлар вакыты.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары сәнгать мәктәбендә булып, әкият дөньясына чумдылар. Гәрчә Убырлы карчык мәкерле ният белән Кар кызы булып киенсә дә, балалар явыз сихерчене таныдылар. Кыш бабайның оныгын әсирлектән йолып алу өчен, балалар биюләрдә, уеннарда һәм ярышларда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Мондый осталарга каршы явыз сихерчеләр көчсез иде, өстәвенә барлык ярышларда да балаларны Кыш бабай белән баһадир Алеша Попович рухландырып тордылар.
Алар барысы бергәләп Кар кызын иреккә чыгардылар, бәйрәмдә катнашучылар һәм якынлашып килүче елның символы Аждаһа белән әйлән-бәйләндә күңел ачтылар.
Балаларның күбесе әниләре, әбиләре белән килгән, ә өч яшьлек Устинаның әтисе дә бар иде. Сергей Макаров – махсус хәрби операциядә катнашучы, ул әлегә дәвалануда. Кыз Кыш бабайдан бүләк көтүен әйтте, моңа әти-әнисе бер-берләренә карашып, бүген ул аны һичшиксез сөендерәчәк диделәр. Устина бәйрәм, аеруча да Аждаһа ошады, дип тә өстәде. Гаиләгез якынлашып килүче елдан нәрсә көтә дигән соравыма, Сергей белән Наталья болай дип җавап бирделәр: “Тынычлык, иминлек, безнең барлык өметләр чынга ашсын иде”.
Районның белем бирү оешмаларыннан 100 бала район мәдәният йортында “Талантлар парады” дип исемләнгән Яңа ел тамашасының кунаклары булды. Аларга зур сандыкта бүләкләр әзерләнгән иде, әмма явыз көчләр аларны сихерләде һәм ачкычны яшереп куйдылар. Мәкерле гамәлне җиңәр өчен, мәктәп укучыларына берләшергә һәм ачкычны алырга кирәк булды. Алар әкият геройлары белән бергә районыбызда яшәүче халыкларның биюләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр; Су анасына татар, мордва, чуваш телләрендә мөрәҗәгать иттеләр, әле тагын Тәтеш турындагы җырга флеш-моб биеделәр. Барлык ачкычларны җыеп, дус тамашачылар бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм бергәлек теләсә нинди замокны ачачагына һәм барысын да җиңеп чыгачагына инандылар.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бүләкләү тантанасында катнашты. Номинантларга мөрәҗәгать итеп, ул болай диде:
– Без барыбыз да сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Сез укуда, иҗтимагый эшчәнлектә, иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләр күрсәтәсез. Исегездә тотыгыз, сез – тәтешлеләр һәм кайда гына булсагыз да, үзегезнең югары дәрәҗәдә булуыгызны һәр җирдә дә күрсәтергә тиеш. Сез барыгыз да – Ватаныбызның патриотлары. Укытучыларның, ата-аналарыгызның да хезмәтен билгеләп үтәм, сезнең югары күрсәткечләрегез – ул уртак хезмәт. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, яңа елда яңа уңышлар, яңа үрләр һәм яңа җиңүләр телим.
Нет комментариев