3 декабрь – Билгесез солдат көне
Бөек Ватан сугышында миллионнарча һәлак булучылар арасында хәбәрсез югалучылар да, исемнәре билгесез калган солдатлар да булган.

1966 елда Мәскәүдә Кремль диварлары янына нәкъ тә шундый сугышчыны җирлиләр дә инде, ә 1967 елның 8 маенда анда “Билгесез солдат кабере” мемориаль архитектура ансамбле ачылган. Ул туганнары һәм якыннары ничек һәлак булганлыгын һәм кайда җирләнгәнлеген белмәгән һәркем өчен баш иеп искә алу урынына әверелгән. Мемориаль плитәгә болай дип язылган: “Синең исемең билгесез. Синең батырлыгың үлемсез”.
Бөек Ватан сугышы ул – еракта калган тарих түгел, ул әле куллар белән кагылырга мөмкин булган тарих. Чөнки аңардан калган эзләрне яраланган җир аермачык саклый. Шул эзләр буенча җирләнми калган, яу кырында, урманнарда һәм сазлыкларда ятып калган солдатларның калдыкларын эзлиләр. Аларны хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләр, исемнәрен ачыклар өчен эзлиләр, һәлак булган сугышчының туганнарын һәм якыннарын табарга тырышалар.
Тәтеш районының Иоково авылында туган Павел Матвеев та озак еллар хәбәрсез югалган булып саналган. Бары тик 1972 елның көзендә генә мәктәп укучылары тарафыннан Новгород өлкәсенең Иске Русса урманында дүрт совет солдатының калдыклары табылган. Кояшта нәрсәдер ялтырап күренгән, бу орден булып чыккан. Янында винтовка, сапер көрәге, кашык, “лимонка” гранатасы ята торган булган. Һәлак булучыларның берсе – якташыбыз Павел Сергеевич Матвеев икәнлеге ачыкланган. Сугышчының җәсәде Липовица авылы янындагы сазлыкта 30 ел яткан, аннары ул Марфино авылы янындагы туганнар каберлегенә күчерелгән. Бүгенге көндә музейда аның әйберләрен күрергә мөмкин, алар музей экспонатлары булып тора.
Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре безгә бер фотосурәтнең тарихын сөйләделәр. Анда – Петр Егоров, ул сугышка кадәр укытучы, Тәтешнең балалар йортында тәрбияче булып эшләгән. Балалар аның артыннан калмыйча да диярлек ияреп йөргәннәр... Петр Яковлевичны яраткан һөнәреннән сугыш аерган. Башта – совет-фин, анда ул ирекле рәвештә киткән, аннары Германия белән сугыш. Ул өенә – гаиләсе һәм кәләше көткән Тәтешкә отпускка кайтканда, ул утырган йөк машинасын кинәт кире борганнар һәм Ватанны сакларга дигән яңа боерык биргәннәр. Петр бары тик шуны гына эшләп өлгерә алган, – узып баручы кызны туктатып, гимнастеркасыннан үзенең фотосурәтен алган һәм икенче ягына тиз генә болай дип язып куйган: “Истәлеккә! Чибәркәй! Сезгә РККА командирыннан сәлам. Сездән ТАССР, Тәтеш ш., Тукай ур., 39 нчы йорт, Егоров Яков Никитич адресы буенча хат язуыгызны үтенәм. Бары бер нәрсәне – Ватанны, Совет Россиясенең намусын һәм Сезне якларга баруымны хәбәр итегез. Мин рус теле укытучысы Петр Яковлевич Егоров, Яков Никитич Егоровның улы. Кызыл Армия сәламе белән РККА командиры. Фонасеиннарга сәлам җиткерүегезне үтенәм”.
Аңа бөтенләй дә таныш булмаган кыз вәгъдәсендә торган, әлеге фотосурәтне шул адрес буенча җибәргән. Менә бары шул... Бу 1941 елда туганнарына беренче һәм соңгы хәбәре була. Петр Егоров турында гаилә башка берни дә белмәгән. Хәбәрсез югалган. Аның ир туганы Александр да шулай ук хәбәрсез югалган. Ерак үткәндә калган 1941 елда нәрсә булганлыгын һәм әлеге бертуганнарның кайда һәлак булулары турында әлегә кадәр белмибез. Шулай да алар билгесезлектән кайтыр дигән өмет кала.
Эзләнү оешмаларының һәм отрядларының эшчәнлеге дәвам итә. Әле тагын бик күп сугышчылар хәбәрсез югалган булып санала. Югалган, ләкин онытылмаган. Алар халыкның рәхмәтле хәтерендә мәңгегә калачак.
Тәтеш ягы тарихы музее материаллары буенча
Нет комментариев