Орден солдатны эзләп табарга ярдәм иткән
Җәмгыять

Орден солдатны эзләп табарга ярдәм иткән

Тәтеш районы Иоково авылында туган ­Павел Сергеевич Матвеев сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышы эзләрен хәзер дә, дистә елдан соң, җимерелгән җирләр саклый. Әлеге эзләрдән җирләнгән солдатларның, яу кырларында, урманнарда һәм ­сазлыкларда яткан кешеләрнең җә­сәдләрен эзлиләр.

Тәтеш районы Иоково авылында туган ­Павел Сергеевич Матвеев сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Ленинград, Түбән Новгород өлкәсе сугышларында катнаша. Әмма  солдатның өйдәгеләре белән элемтәсе өзелә... Туганнары аның турында 30 елга якын диярлек берни дә белмәгәннәр. Берничә тапкыр сорап язуларга да җавап бер була: “Хәбәрсез ­югалган...”
Бары тик 1972 елның көзендә Түбән Новгород өлкәсендәге Иске Руссаның мәктәп укучылары тарафыннан урманда дүрт совет сол­датының җәсәде табыла. Кояш нурында нәрсәдер балкып күренә һәм малай аны сузылып ала. Бу орден булып чыга. Янәшәдә винтовка, сапер көрәге, кашык, граната була. Һәлак бу­лу­чыларның берсе –­ якташыбыз Павел Сергеевич Матвеев икәнлеге ачык­лана. 
Сугышчының җә­сәде утыз ел сазлыкта яткан, аннары туганнар каберлегенә күчерелгән. 
Туганнары сол­дат­ның орденын, шәхси әйбер­ләрен Тәтеш ягы тарихы музеена тапшырганнар.
 


Нет комментариев