Җәмгыять

Орлыкны ничек итеп дөрес сайларга

Югыйсә әле кар көртләре ятса да, кар күктән явуын дәвам итсә дә, яз җитәргә дә күп калмады.

(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таннары»).  Тәтешнең яшелчәчелек белән шөгыльләнергә яратучылары чәчү календаренә күз төшерәләр һәм орлыклар салынган төргәкләрнең бәясе белән кызыксына башлыйлар. Биредә, теләсә нинди эштәге кебек, белеп якын килү таләп ителә, дип саный ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе белгече Раил Әбүзәров.

Орлыкларны махсус кибетләрдән яки сыналган тәэмин итеп торучылардан сатып алырга кирәк. Ваклап сату өчен билгеләнгән төргәкләрдә түбәндәге мәҗбүри мәгълүматлар язылган булырга тиеш: орлык сатучы оешманың (фирма) исеме, адресы һәм телефоны; культураның исеме, сорты, селекция казанышларының Дәүләт реестры белән төгәл тәңгәллектәге гибриды; сорт һәм чәчүлек сыйфатына стандарт тамгасы. 

Шулай итеп, яшелчә культуралары өчен – бу ­ГОСТ Р 52171-2003, ГОСТ 32592-2013, чәчәкләр өчен – ГОСТ 12260-81 һәм ГОСТ 12420-81; партия номеры; төргәкләрдәге орлыкларның авырлыгы (граммнарда) яки исәбе (данә); чыгу вакыты. “Төргәкләрдә күрсәтелгән яраклылык вакытына, орлыкларның таныклыгында күрсәтелгән чәчүлекнең сыйфаты турындагы документларның гамәлдәге вакытына аерым игътибар бирергә кирәк, – дип киңәш итә белгеч. – Яраклылык вакыты чыкканлыктан, бәясен төшереп сату очрак­лары еш була. Аларны сатып алырга кирәкми, чөнки яхшы шытым булмаячак. Сатучы сезнең таләбегез буенча, товарга сортны һәм чәчүлек сыйфатын раслаучы документларны күрсәтергә бурычлы. Әгәр сездә нинди дә булса шикләнү барлыкка килсә, андый орлыкны сатып алмавың хәерлерәк”. 
 


Нет комментариев