Җәмгыять

Отчет бирү вакыты үзгәрде

2020 елның 1 апреленнән СЗВ-ТД төре буенча отчет бирү вакыты үзгәрде, бу хакта РПФның Тәтеш районы Идарәсе хәбәр итә.

(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Иминиятләштерүчеләр 2020 елның 1 гыйнварыннан, әгәр дә эшкә кабул итү, эштән азат итү, башка даи­ми эшкә күчү очраклары булса, хезмәт кенәгәсен алып бару тәртибе турында гариза биргән чакта, киләсе отчетка кадәр 15нче числодан да соңга калмыйча, СЗД-ТД төрендә отчет бирәләр иде.

“Мәҗбүри пенсия иминия­те системасында шәхси (персоналлаштырылган) исәп турында”гы Федераль законның 2нче һәм 11нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон (№ 136-ФЗ, 24.04.2020 ел) һәм “Иминиятләштерүчеләр тарафыннан Россия Федерациясенең Пенсия фонды территориаль органнарына теркәлгән затларның хезмәт эш­чәнлеге турындагы тәр­тип аерымлыгы һәм вакытлары турында”гы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары (№ 590, 24.04.2020 ел) нигезендә, 27.04.2020 елда гамәлгә керде, 1 апрельдән кабул ителгән һәм азат ителгән иминиятләштерелгән затларга карата отчетны, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүне раслау­чы кайбер карарларны яки документларны, хезмәт көненнән дә соңга калмыйча, тиешле боерык (күрсәтмә) басылганның икенче көнендә тапшырырга кирәк”, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова. 

Башка даими эшкә күчкән һәм теркәлгән зат тарафыннан хезмәт кенәгәсен алып бару тәртибе турындагы гаризаны – киләсе айның 15нче числосыннан да соңга калмыйча тапшырган очракларда, СЗВ-ТД отчетын тапшыру вакыты үзгәрешсез кала.
Әгәр 2020 елның 1 ап­реленнән эшкә алу һәм азат ителү очраклары булган икән, ашыгыч рәвештә отчет бирергә кирәк.  
 


Нет комментариев