Федераль әһәмияттәге өч автоюлда – “Мәскәү – Уфа”, “Казан – Ырынбур”, “Казан – Ульян” – барлык транспортка билгеләнгән хәрәкәт тизлегенә өзлексез контрольне тәэмин итү системасын файдалану кертелде.
(Тәтеш, 4 август, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев ). Федераль әһәмияттәге өч автоюлда – “Мәскәү – Уфа”, “Казан – Ырынбур”, “Казан – Ульян” – барлык транспортка билгеләнгән хәрәкәт тизлегенә өзлексез контрольне тәэмин итү системасын файдалану кертелде.
Күпчелек шоферларның фото- һәм видеотөшергеч комплекслары урнаштырган урыннарны ачыклау максатында “радар – детекторлар”ны, шулай ук фото- һәм видетөшергеч комплекслары урнаштырылуы турындагы мәгълүматлар булган карталар һәм башка мобиль кушымталарны файдалануы сер түгел. Ваемсыз шофер, әлеге җайланмаларның мөмкинлеген гамәлдә кулланып, контроль сызыгын “тәртипле” итеп үтеп китәр өчен тизлеген акрынайта да, тиешле тизлекне янә арттыра башлый, моның белән хокукка каршы үз-үзенең тотышын яңадан гадәти хәлгә кайтара. Өзлексез контрольне тәэмин итүче заманча система мондый хәйләгә юл калдырмый һәм моңа чик куеп, прибор урнаштырылган төгәл урында гына түгел, ә фото- һәм видеотөшергеч комплекслары арасындагы барлык участокта законны үтәүгә йогынты ясаячак.
Өзлексез контроль системасы – бу автомат рәвештә эшләүче 100 прибор, алар ярдәмендә гомуми озынлыгы 900 чакрымнан артык автоюлның 290 участогы контрольдә тотыла. Датчиклар үзара берләштерелгән һәм урнашкан урындагы тизлекне төшереп алган кебек, шулай ук хәрәкәт иткән маршрутның барлык озынлыгында үлчәнешле һәм өзлексез контроль зонасы барлыкка китереп, датчиклар арасындагы уртача тизлекне төшерә.
“Агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясе буенча узучы төбәк әһәмиятендәге автоюлларны: Казан-Шәмәрдән, Чистай-Түбән Кама, Казан-Малмыж, Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт, Саескан тавы-Шәле автоюлларын барлык техникаларның хәрәкәт итүенә өзлексез контрольне тәэмин итү системасы белән җиһазландырырга планлаштырыла”, – дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Нет комментариев