Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пассажир иминиятләштерелгән булырга тиеш

Җиңел машина белән таксида пассажирлар һәм багажлар ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга 2024 елның 1 сентябреннән пассажир ташучының гомеренә, сәламәтлегенә, пассажирларның мөлкәтенә зыян китергән өчен мәҗбүри иминият килешүләрен төзү ­бурычы йөкләнә.

– Пассажирларны җиңел машина белән таксида йөрткән очракта, мәҗбүри иминият килешүе кешеләрне ташучы җиңел машина таксиларының төбәк реестрына кертелгән һәр транспортка карата төзелә, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Мәҗбүри иминият килешүен туктату иминиятчене мондый килешүнең гамәлдә булу вакыты дәвамында килеп чыккан иминият очраклары буенча иминият компенсациясен түләү бурычыннан азат итми. Әлеге Федераль закон үз көченә кергән көннән алып алтмыш көн эчендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт алган юридик зат, шәхси эшкуар яки физик зат пассажирларның гомеренә, сәламәтлегенә, мөлкәтенә зыян китергән өчен ташучының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминият килешүе төзергә һәм аның турындагы мәгълүматны РФ субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына тапшырырга тиеш.

Күрсәтелгән мәгълүматны билгеләнгән вакытта тапшырмаган очракта, рөхсәт туктатылырга яисә гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев