Реклама
Җәмгыять
Педагогия хезмәте ветераннары бу чараның хөрмәтле кунаклары булдылар
Укытучылар эш дәверендәге кызыклы истәлекле хәлләрне искә алдылар, мәңгелеккә киткән мөгаллимнәрне юксындылар.
(Тәтеш, 4 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Келәш авылының мәдәният хезмәткәрләре Россиядә педагог һәм остаз елы уңаеннан “Мөгаллимлеккә беренче адымнар” дигән истәлек сәгате үткәрделәр. Аны Келәш җирлек китапханәсе хәбәр итә.
Педагогия хезмәте ветераннары бу чараның хөрмәтле кунаклары булдылар. Укытучылар эш дәверендәге кызыклы истәлекле хәлләрне искә алдылар, мәңгелеккә киткән мөгаллимнәрне юксындылар. Бүгенге көндә байтак кына җыйналган мәктәп тарихына өстәмәләр җыела, бу чара да аның якты битләрендә урын алыр дип ышанасы килә. Чәй өстәле артында җанлы аралашу дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев