Пенсия бирүдә үзгәрешләр булачак
Җәмгыять

Пенсия бирүдә үзгәрешләр булачак

Бәйрәм һәм ял көннәре белән бәйле 2023 елның гыйнварында пенсияләр бирү тәртибе үзгәртелгән.

(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

– Түләүләр түбәндәге график буенча гамәлгә ашырылачак, – ди РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова. – 5-6 гыйнвар өчен – 4 гыйнварда; 7-8 гыйнвар өчен – 6 гыйнварда; 9 гыйнвардан китерү тәртибе гадәттәгечә булачак.  

2023 елның 4 гыйнварында 9дан 15 сәгатькә кадәр клиентлар хезмәте белгечләре җирләү өчен социаль пособие рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрәчәк. Аның күләме 2023 елның гыйнварында үзгәрешсез – 6964 сум 68 тиен булып калачак.   
 


Нет комментариев