Пенсиягә индексация ясала
Җәмгыять

Пенсиягә индексация ясала

2024 елның 1 гыйнварыннан Тәтеш районындагы эшләмәүче 6680 пенсионерның иминият пенсиясе 7,5 процентка артачак, артуның уртача күләме 722 сум тәшкил итәчәк.

– Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы да артачак һәм 11 296 сум тәшкил итәчәк, – дип хәбәр итте РСФның Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Барлык эшләмәүче пенсионерларга, аларның гомуми матди тәэмин ителеше төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булучыларга, 2024 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләнә. Әлеге өстәмә түләүне районның 373 пенсионеры алачак, аның күләме 2846, 94 сум тәшкил итәчәк.      

2024 елның гыйнварында бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле, пенсияләрне китерү тәртибе үзгәрә: 3 гыйнвар – 6 гыйнвар өчен; 5 гыйнвар – 5, 7 гыйнвар өчен; 8 гыйнвар – 8 гыйнвар өчен. 9 гыйнвардан башлап, китерү тәртибе гадәттәге тәртиптә гамәлгә ашырыла. 

Җирләүгә социаль пособие рәсмиләштерү мәсьәләләре буена гражданнарны кабул итү клиентларга хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре тарафыннан 2024 елның 4 гыйнварында 9дан 15 сәгатькә кадәр гамәлгә ашырыла. Җирләүгә социаль пособие 2024 елның гыйнварында үзгәрешсез – 7793, 48 сум булып кала. 
 


Нет комментариев