Татарстан төзүчеләренең пенсиягә билгеләнгән яшьтән иртәрәк чыгу мөмкинлеге бар.
Төзүчеләр көне һәр елны августның икенче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел бу дата 9 августка туры килде. Әлеге тармак хезмәткәрләре озак еллар дәвамында авыр һәм куркыныч шартларда эшлиләр һәм бу аларга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукы бирә.
– Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен төп шарт – биналарны, корылмаларны һәм башка объектларны төзүдә, яңартуда, техник җиһазлауда, реставрацияләүдә һәм төзекләндерүдә тулы эш көне дәвамында документаль расланган даими мәшгульлек. Һөнәр һәм вазифалар исемлеге 2нче номерлы исемлек белән билгеләнгән. Аңа прораблар, башня краны машинистлары, изолировщиклар, ташчылар бригадаларында эшләүче ташчылар, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажлаучылар, төзелеш, монтаж эшләре осталары һәм башкалар керә.
Авыр хезмәт шартлары булган төзелеш эшләрендә кимендә 12 ел да 6 ай эшләгән, гомуми иминият стажлары 25 елдан күбрәк булган ир-атлар 55 яшендә пенсиягә чыга ала. Хатын-кызлар өчен бу күрсәткечләр 10 ел махсус стаж, 20 ел иминият стажы һәм 50 яшьтә пенсиягә чыгу.
Төзелештә эшләү чоры махсус стажга язылсын өчен эш бирүче иминият кертемнәренең өстәмә тарифын түләргә, ә эш урынында хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча хезмәт шартларының зарарлы яки куркыныч классы булуы расланырга тиеш.
Пенсияне вакытында билгеләү өчен, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге пенсия хокукларын алдан бәяләү буенча әзерлек эшләре алып бара. Моның өчен лаеклы ялга чыгу датасына кадәр ике ел алдан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Зарурилык булганда, белгечләр булачак пенсионер эшләгән оешмаларга запрос җибәрә, – дип хәбәр итә РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе (бүлек хокукларында) Ирина Большакова.
фотография ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Нет комментариев