Пенсияләр индексацияләнәчәк
Җәмгыять

Пенсияләр индексацияләнәчәк

Киләсе елдан Россия социаль фондының ТР буенча бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсия күләмен индексацияли башлаячак.

– Шуны белү зарур, индексацияне түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның хезмәт эшчәнлеге елларындагы барлык индексацияләрне исәпкә ала торган билгеләнгән кү­ләменә карап кулланалар. Бу пенсионерлар индексацияләр нәтиҗәсендә сизелерлек өстәмә алсын өчен эшләнә, – ди РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Индексация күләме эшләүче пенсионерлар хәзерге вакытта ала торган суммадан түгел, әгәр ул эшләмәүче пенсионер булган булса, шул чагында ала алган булырлык суммадан исәпләнәчәк. 

Пенсионер эштән киткәч, ул 2025 ел өчен индексация өстәмәсенә кушып арттырылган пенсияне алачак, аның күләме эшләү вакытында үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып хисапланачак. Нәкъ тә шуңа күрә, элегрәк эштән киткән пенсионерларны гыйнвар аенда иң күп артым көтә.

Түләүләрне арттыру һәр­кемгә дә гарантияләнгән, лә­кин эштән китүчеләр әле тагын хезмәт эшчәнлеген туктату белән өстәмә дә алачаклар.
Яңа елдан индексация 7,3 процент күләмендә план­лаштырыла.

Эшләүче пенсионерлар өчен индексацияне яңадан башлап җибәрү иминият пенсиясенә дә һәм аның барлык төрләренә дә, шул исәптән инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә дә кагыла. Эшләүче пенсионерларга башка пенсия түләүләре һәм социаль пособиеләр, элеккеге кебек үк, киләсе елда индексацияләнүен дәвам итәчәк. 

Моннан тыш, эшләүче пен­сионерларның августта ин­дексациягә өстәмә рәвештә түләүләр артуы сакланачак. Аны ел саен РСФның ТР буенча бүлеге эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләр формалаштыруга эш бирүчеләрнең яңа иминият кертемнәрен җибәрүе нәтиҗәсендә үткәрә.
 


Нет комментариев