Җәмгыять

“ПенсионФГ” проекты буенча курсларда банк хезмәтләреннән нәтиҗәле файдалану яңалыгын белеп булачак

Курсларга ялгызың гына да, төркем белән дә, өйдәге җайланмаң аркылы да кушылырга мөмкин

(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар уза алачак.

Курслар “ПенсионФГ” проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк, дип хәбәр итә Россия Банкы бүлеге – ТР Милли банкы матбугат хезмәте.

Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә – өйдәге җайланма аркылы да кушылырга була.

“Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс белеме дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль”, – дип белдергән Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.


Нет комментариев