Пенсия алды яшен раслагыз һәм ташлама алырсыз
Җәмгыять

Пенсия алды яшен раслагыз һәм ташлама алырсыз

Пенсия алды яшендәге гражданнарга закон тарафыннан кайбер ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары – салымга ташлама, ел саен диспансеризация узу белән бәйле ташламалар, шулай ук эш белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләре билгеләнгән.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Үзенең пенсия алды яше статусын дәлилләгән гражданнар ташламалар алуга исәп тота алачак. РПФның Тәтеш районы Идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия алды яше статусын пенсия фондына бармыйча – РПФ сайтының шәхси кабинеты аша да расларга мөмкин.

Моның өчен бердәм дәүләт хезмәтләре порталында пароль һәм логин ярдәмендә “Пенсияләр” бүлегендәге “Гражданинны пенсия алды яшендәге граждан ка­тегориясенә кертү турында белешмә (язу) бирергә” кушымтасын сайлап, гражданинның Шәхси кабинетына керергә кирәк. Шуннан соң мәгълүматлар җибәрелә торган органны – Россиянең Федераль салым хезмәте, кешеләрне эш белән тәэмин итү өлкәсендә РФның дәүләт хакимияте органнары, эш бирүчене күрсәтү зарур. Теләгең булганда белешмәне электрон почтага алырга, сакларга, бас­тырып чыгартырга, шулай ук “Мөрәҗәгатьләр тарихы” бүлегендә карарга була.
Белешмәне шулай ук күп функцияле үзәккә яки пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә алырга була, дип билгеләп үтә белгечләр.

1964-1966 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959-1961 елларда туган ир-атлар 2019 елдан пенсия алды яшендәгеләр дип саналалар һәм алар өчен билгеләнгән барлык ташламалардан файдалана алалар. 1968 елда туган һәм аннан кечерәк хатын-кызлар, 1963 елда туган һәм аннан кечерәк ир-атлар өчен пенсия алды яше 55 һәм 60та, ягьни 2023 елдан башлана.

“Аерым мөрәҗәгать итәбез, пенсия фонды бары тик пенсия алды яше статусын гына раслый. Ә ташламаларны алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органына, эш бирүчегә, эш белән тәэмин итү үзәгенә, салым һәм башка органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районы Идарәсе белгечләре. 

фото: архив/Авангард


Нет комментариев