“Пенсиягә якынлашу” дигән  хокукны ничек алырга?
Җәмгыять

“Пенсиягә якынлашу” дигән хокукны ничек алырга?

РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова аңлата.

(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таннары»). РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова аңлата.

Пенсиягә чыгу вакыты якынлашу хокукын 1964 – 1966 елларда туган хатын-кызлар һәм 1959дан 1961 елларда туган ир-атлар рәсмиләштерә ала.
Аннары пенсия яше арту белән “пенсиягә чыгу алды” вакыты да күчерелә. Хәзер барлык дәүләт оешмалары кешеләрнең пенсиягә чыгу алдында булуы турында раслаучы мәгълүматларны пенсия фонды белән электрон аша турыдан-туры алмашу нәтиҗәсендә алалар.

Эшләмәүче гражданинга социаль ташламалар алу өчен салым органнарына, социаль яклау органнарына һәм халыкны эш белән тәэмин итү органнарына “пенсиягә чыгу алды” хокукын раслаучы белешмәне рәсмиләштерергә дип, территориаль пенсия фонды органына шәхсән килергә кирәкми. 

Эшләүче гражданнарга күрсәтелгән хокукны раслар өчен эш бирүче үзе электрон элемтә каналы аша РПФга сорау ясаячак. 

Пенсиягә чыгу алды хокукын раслау хезмәткәргә эш урыны (вазифасы) саклану белән елга бер тапкыр ике эш көненә хезмәтеннән ял һәм диспансеризация үткән вакытта уртача хезмәт хакы, социаль ташламалар алу хокукын бирү өчен кирәк.  

 


Нет комментариев